Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә икенче ел рәттән “Йортта ярдәмче” технологиясе тормышка ашырыла. Бу технология кысаларында өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәргә волонтер-балалар алына.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Галина Ишмякова һәм Людмила Кузнецова акцияләр оештырдылар. Югары Шепкә мәктәбенең волонтер-балалары , Яшьләр эшләре буенча идарә бүлеге һәм социаль хезмәткәрләр Рано Абрамова, Наталья Феофанова белән берлектә, өйдә социаль хезмәт алучы тыл ветераны Ракия Халиуллина, инвалид Мария Асафовага җыештыру эшләрендә ярдәм иттеләр.
"Радость" үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Любовь Николаевна фикеренчә, мондый акцияләр волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә, буыннар чылбырын ныгытуга, балаларда шәфкатьлелек, ярдәмчеллек тәрбияләүгә этәргеч булып тора.