“Маяк” үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

11 апрель көнне Бөгелмәнең яшәү урыны һәм шөгыльләре билгеле булмаган затлар өчен «Маяк» социаль адаптация үзәгендә янгын куркынычын кисәтү һәм булдырмау өчен хезмәткәрләр һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән инструктаж үткәрелде.

Чараны янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы Светлана Александрова оештырды. Инструктажда 25 хезмәт алучы һәм 12 хезмәткәр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International