Мөслим халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Маяк» үзәгенең күчмә бригадасы ялгыз калган һәм ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга юридик хезмәт күрсәтү өчен Рус Шуган авылына чыкты.
13 апрель көнне Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәге тәрбияче се Мәрзия Калимуллина белән шәфкать туташы Татьяна Габдрахманова балалар белән кар тарату өмәсе оештырдылар. Өмәдә 12 мөмкинлеге чикләнгән бала катнашты.
«Россия балалары-2018» ведомствоара операциясе кысаларында Кама Тамагы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Алия Айсина 11 апрель көне балигъ булмаганнар белән «Наркотиклар һәм сәламәтлек» дип исемләнгән төркемле чара үткәрде.
Түбән Кама муниципаль районындагы “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең «Бакчачы» хезмәт реабилитациясе кабины эшчәнлеге кысаларында белгечләр тарафыннан социаль хезмәттә торучы гаиләләр өчен “Чәчәкле-декоратив үсемлекләрне үстерү шартлары” дип аталган практик дәрес үткәрелде.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны бинадан эвакуацияләү буенча уку күнекмәсе узды.
13 апрель көнне Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә 29нчы санлы гиназия укучылары “Зур тәнәфестә кечкенә күренешләр” дигән спектакль күрсәттеләр.
Казан психоневрологик интатының актлар залында “Мәрхәмәтлек булырга тиеш” дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Чараны алып баручылар – Татарстанның атаказанган артисты Рәшит Сабиров һәм татар эстрадасының яшь йолдызлары.
Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм эвакуация чараларын ныгыту максатыннан, 11 апрель көнне "Асылташ" социаль приютында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча дәрес үткәрелде.
“Бергә булдырабыз” проекты кысаларында “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгенә Арчаның Сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар “Язгы әкият” дип аталган сәхнәләштерелгән чара белән килделәр.
Нурлатның Советлар Союзы Герое Михаил Егорович Сергеев исемендәге гимназиянең 23 сигезенче сыйныф укучы эш белән тәэмин итү үзәгендә экскурсиядә булдылар.