«Россия балалары-2018» ведомствоара операциясе кысаларында Кама Тамагы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Алия Айсина 11 апрель көне балигъ булмаганнар белән «Наркотиклар һәм сәламәтлек» дип исемләнгән төркемле чара үткәрде.
Чараның максаты – балаларга наркотикларның сәламәтлеккә иң зыянлы факторы турында җиткерү.
Чара барышында катнашучылар видеофильм карадылар, “Наркотиклар куллануның мотивы» турында тест уттеләр, җинаять җаваплылыгы алымнары турында фикер алыштылар.