“Астра” тернәкләндерү үзәгенә килгән балаларны эш сөяргә өйрәтәләр

2018 елның 13 апреле, җомга

13 апрель  көнне Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәге тәрбияче се Мәрзия Калимуллина белән шәфкать туташы Татьяна Габдрахманова балалар белән кар тарату өмәсе оештырдылар. Өмәдә 12 мөмкинлеге чикләнгән бала катнашты.

Бу чараның төп максаты – балаларда хезмәткә уңай караш, өлкәннәрнең эшен хөрмәт итүгә өйрәтү.

Өмә уен формасында үтте. Балалар үзләре эшләгән эштән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International