Арча тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр янында кунакта – балалар сәнгать мәктәбе укучылары

2018 елның 13 апреле, җомга

“Бергә булдырабыз” проекты кысаларында “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгенә  Арчаның Сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар  “Язгы  әкият” дип аталган сәхнәләштерелгән  чара белән килделәр.

Рольләрнең берсен үзәктә дәваланучы кыз – Мәдинә Сабирова башкарды. Чараны оештыручылар  балаларга яхшы кәеф, уңай кичерешләр бүләк иттеләр. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сау-сәламәт балалар белән бергә чыгыш ясавы аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итә, үзләрендә ышаныч, өмет уята.

Тәрбияче Ләйлә Камалетдинова фикеренчә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга мондый киң эчтәлекле музыкаль чаралар уңай тәэсир итә, дуслык җепләрен ныгыта, киеренкелекне киметергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International