Түбән Кама муниципаль районындагы “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең «Бакчачы» хезмәт реабилитациясе кабины эшчәнлеге кысаларында белгечләр тарафыннан социаль хезмәттә торучы гаиләләр өчен “Чәчәкле-декоратив үсемлекләрне үстерү шартлары” дип аталган практик дәрес үткәрелде.
Чараның максаты – катнашучыларга чәчәкле-декоратив үсемлекләрне төрле шартларада үрчетеп була икәненә өйрәтү.
Дәрес башында белгечләр катнашучылардан үзләренең өйләрендә үсемлекләрне нинди шартларда үстерүләре белән кызыксындылар: нинди җир кулланалар, ничек итеп су сибәләр, нинди ашламалар кертәләр, нинди савытларга утырталар икәнен сорадылар. Катнашучылар үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар.
Әңгәмәдән соң үсемлекләрне күчереп утыртканда истә тотарга кирәкле кагыйдәләр дә әйтеп үтелде. Дәрес азагында белгечләр сирәк очрый торган үсемлекләрне үстерү серләре белән ураклаштылар. Дәрес бик эчтәлекле һәм катнашучыларга кызыклы булды.