Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм эвакуация чараларын ныгыту максатыннан, 11 апрель көнне "Асылташ" социаль приютында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча дәрес үткәрелде.
Тәрбияче Эльвира Газизова балаларны янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре белән таныштырды. Ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булырга кирәклеген аңлатты. Янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту, мөстәкыйль рәвештә ашыгыч ярдәм чакыру телефоны номерын җыярга өйрәтү турында әңгәмә алып барылды.
Дәрес бырышында балаларга "Минем өемдә янгын" исемендәге рольле уен тәкъдим ителде.