ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

4-18 апрель көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурслар үзәге базасында, Татарстан Республикасы Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге катнашында, 3 уку төркеме өчен социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белгечләре өчен «Социаль проектлар эшләү һәм тормышка ашыру» квалификация күтәрү программасы буенчаукулар үткәрелде.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 24нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 475 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 206 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,61 % күрсәткечен тәшкил итте.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1068 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 19 кешегә азрак.

 

“Социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар һәм инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” ТР Законы, «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында» ТР Министрлар Кабинеты карары һәм «ТР территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының карары нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.

2018 елда 16 апрельдән 11 майга кадәр социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының грантларын алуда катнашу өченконкурска гаризалар кабул итү үткәрелә.

 

Чаллы мәшгульлек үзәгендә «Ышаныч» комплекслы үзәгенең яшь социаль хезмәт алучылары булды.

 

Волонтер елын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Җиңү волонтерлары Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә Георгий тасмасы акциясендә катнаштылар.

 

24 апрельдә Лениногорскида муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды. Анда балигъ булмаган балалар тәрбияләнә торган һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр каралды.

 

Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә «АРПП «Юго-Восток» ҖЧҖһәм «УПП АРОИ»ҖЧҖ Татарстан Республикасы бюджетыннан инвалидлар эш урыннарын саклау өчен субсидияләр бирүгә заявкалар карау узды.

 

Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Солнышко» тернәкләндерү үзәгенең өлкән төркеме тәрбиячеләре, эшләүче инвалид А. Мулееваны чакырып, чара уздырдылар. Һөнәри юнәлеш бирүче чара “Бергә булдырабыз” проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International