Лениногорскида социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

24 апрельдә Лениногорскида муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды. Анда балигъ булмаган балалар тәрбияләнә торган һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр каралды.

Кызганычка каршы, иминсезлекнең төп сәбәбе – ата-аналарның спиртлы эчемлекләр куллануы. Бу проблеманы мөстәкыйль рәвештә чишә алмаганнарга хәмергә бәйлелекне җиңү өчен дәвалану узарга кидәш ителде.

Комиссия әгъзасы, хезмәт белән тәэмин итү үзәге вәкиле С. Арслановаата-аналарның эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгате турында тулы мәгълүмат тәкъдим итә, аларны эшкә урнаштыру һәм һөнәри яңадан укытуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International