Әлмәттә карадылар, гариза, субсидияләр бирү, республика бюджетыннан саклап калу, эш урыннары, инвалидларны

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә «АРПП «Юго-Восток» ҖЧҖһәм «УПП АРОИ» ҖЧҖ Татарстан Республикасы бюджетыннан инвалидлар эш урыннарын саклау өчен субсидияләр бирүгә заявкалар карау узды.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре билгеләвенчә, оешмалар инвалидлар җәмәгать берләшмәләре тарафыннан оештырылган һәм документлар шартларга туры килә.

Шул уңайдан Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге әлеге эш бирүчеләр белән субсидияләр бирү турында шартнамә төзү турында карар кабул итте.

Кабул ителгән карар 34 инвалидлар эш урыннарын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International