Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,61% күрсәткечен тәшкил итте

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 24нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 475 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 206 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,61 % күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 39 971гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2 975 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,31 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 584 кеше эшсез дип танылган, шуларның 542се – моңа кадәр хезмәт куйган. 37 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International