Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Солнышко» тернәкләндерү үзәгенең өлкән төркеме тәрбиячеләре, эшләүче инвалид А. Мулееваны чакырып, чара уздырдылар. Һөнәри юнәлеш бирүче чара “Бергә булдырабыз” проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Кунак тәрбияләнүчеләргә үзе сайлаган һөнәре, яраткан эше һәм кыенлыкларны җиңү юллары турындасөйләде. Балалар зур кызыксыну беләнтөрле һөнәрләр турында фикер алыштылар, сораулрын бирделәр.