Статистик мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1068 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 19 кешегә азрак.
Шулай ук узган атна эчендә эшсез кешеләр саныТүбән Камада,Чистайда, Алабугада һәм Кама Аланында азайган.
Шуның белән беррәтән, Яшел Үзәнһәм Менделеевск шәһәрендә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны азрак арткан.