ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга

2018 елның 24 нче маенда “Туристик сукмаклар” технологиясе кысаларында Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Идел елгасы буена, Ржавец авылындагы казаклар җәмгыяте булган “Казаклар бистәсе”нә сәяхәт кылды.

 

Зәй муниципаль районының «Шатлык» комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегегендә психологик театр үз эшен  уңышлы дәвам итә.

Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында 2017 елда  “Хәтер битләре” дигән проект тормышка ашырылды.

 

«Без булдырабыз» проекты кысаларында Югары Отарның «Апрель» интернат-йортында белгечләр кабаттан супервизия һәм мастер-класслар уздырды.


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Совет районы мәшгульлек үзәге 29 май көнне вакансияләр ярминкәсенә чакыра.

24 майда Зәйнең мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе булып узды. Анда «Домкор Индустрия» ҖЧШ,  «ДиаДэнас» ҖЧШ,  «Эссен Продакшен АГ» АҖ, «КАМАЗ»ның кою заводы предприятиеләре эш тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы хезмәт,эш белән тәэминитү hәм социаль яклауминистрлыгы , ТР предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәгеләрне белдерә. РФ ХезмәтКодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне – бәйрәм көне булып санала.

23 май көнне Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Чистай шәһәренең «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды.

 

24 май көнне Түбән Каманың мәшгульлек үзәге шәһәрнең наркология диспансерында күчмә офис оештырды.

Бөгелмә шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Мобиль офис «Ялкын»  балалар приютына  барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International