Идел елгасының ямьле урыннарына сәяхәт

2018 елның 25 мае, җомга

2018 елның 24 нче маенда “Туристик сукмаклар” технологиясе кысаларында Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Идел елгасы буена, Ржавец авылындагы казаклар җәмгыяте булган “Казаклар бистәсе”нә сәяхәт кылды.

Әлеге технологиянең максаты – өлкәннәрне иҗтимагый туризмга тарту, белем дәрәҗәләрен арттыру, вакытларын кызыклы һәм күңелле итеп үткәрү һәм яхшы кәеф булдыру.

Казаклар Бистәсендә өлкәннәр Спас казакларының көнкүреше һәм ял итү рәвеше белән танышты. Сәяхәтнең азагында өлкәннәр Болгар Изге Авраамий коесына килделәр һәм шешәләренә Изге коеның изге суын тутырдылар. Әлеге сәяхәтнең уңай ягы шул булды: өлкәннәр саф һавада вакыт уздырдылар, күңел ачтылар, туган як табигатендә ял иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International