Бөгелмә шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Мобиль офис «Ялкын» балалар приютына барды.
Эш белән тәэмин итү үзәге психологы Снежана Лунева приютта тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрде. Балалар һөнәри юнәлеш алу өчен компьютерда тест үтте.
Балаларга хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган уку йортларында уку мөмкинлеге турында, теге яки бу эш төренә юнәлешне билгеләү өчен индивидуаль эш алып барды.
Психолог балаларга һөнәрләр буенча буклетлар һәм шәһәрнең уку йортлары турында белешмәлекләр дә таратты. Һөнәри тестта 3 тәрбияләнүче катнашты.