Казан шәһәренең Совет районы мәшгульлек үзәге 29 май көнне вакансияләр ярминкәсенә чакыра.
Ярминкәгә теләгән һәр кеше килә ала. 09.00-12.00 сәгатьләрдә узачак чарада «Таттелеком», Казан шәһәре Совет районы хәрби комиссариаты, «Служба экстренных вызовов-112» оешмалары хезмәт урыннары тәкъдим итәчәк.