24 май көнне Түбән Каманың мәшгульлек үзәге шәһәрнең наркология диспансерында күчмә офис оештырды.
Үзәк белгече Е.В. Саблина очрашуда катнашучыларга эшкә урнашу тәртибе, яңадан һөнәр үзләштерү, эшсезләрнең хокуклары турында мәгълүмат бирде.
Очрашуга килгән гражданнар Түбән Кама предприятиеләрендәге эш урыннары турында мәгълүмат алды. Шулай ук, күп төрле башка сорауларга җавап тотты.
Очрашуда барлыгы 23 кеше катнашты, алар барысы да Түбән Каманың наркология диспансерында тернәкләндерү курсы уза. Әңгәмәгә килүчеләргә мәгълүмати брошюралар һәм буклетлар да таратылды.