«Без булдырабыз» проекты кысаларында Югары Отарның «Апрель» интернат-йортында белгечләр кабаттан супервизия һәм мастер-класслар уздырды.
Шәфкатьлелек бүлегенә, балалар йортыннан 2 бала күчергәннәр. Тәрбиячеләр белән бергә белгечләр ул балаларга ярдәм итү өчен план-программалар төзеде. Анда ничек эшләргә, нәрсәгә игътибар итергә кирәклеген күрсәтте.
«Апрель»дә тәрбияләнүче олырак балалар өчен төрле махсус таяклар(костыль) алып килделәр. Киләчәктә бу балалар аякка басыр дип өметләнә, тәрбиячеләр.