30 майда Казан Вахитов районының мәшгульлек үзәгендә вакансияләр кече-ярминкәсе узачак. Чарада Вахитов районының 5 предприясе һәм оешмасы катнашачак.
Эш бирүчеләр белән әңгәмәләр оештырылачак. Һәркем үз сорауларына җавап таба алачак, ди чараны гамәлгә куючылар. Вакансияләр ярминкәсендә мәшгульлек үзәге белгечләре гражданнарга хезмәт кануннары буенча консультация дә бирәчәк.
Вакансияләр ярминкәсе 09.00 -11.00 сәгатьләрдә Казан шәһәре, Качаловаурамы, 77 йортында узачак.