Аксубайда картлар ял итте

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

12-26 мая көннәрендә Аксубайның «Нежность» социаль үзәгендә «КАМАЗ» ветераннары, «Надежда» клубы вәкилләре очрашты. Барлыгы 21 кеше тернәкләндерү үзәгендә шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итте.

Ял иткән вакытта алар «Музей төне» акциясе уңаеннан Хсән Туфан музей-йортында, В.И. Волков исемендәге туган як музеен тамаша кылдылар. Гаилә көнендә китапханәчеләр белән бергә кызыклы программада катнаштылар. Анда төрле әсәрләр, шигырьләр укыдылар.

Моннан тыш ветераннар концертын тыңладылар, үзләре дә чыгыш ясады. Спорт чараларында катнашып, сәламәтлекләрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International