«Балкыш»та олы җанлы педагоглар эшли

2018 елның 25 мае, җомга

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында хезмәт куючы тәрбияче Ирина Фотина 20 елдан артык балаларга үз җылысын өләшә.

Ирина Фотина үзенчәлекле профессиональ стиль булдырган тәҗрибәле педагог. Ул үз эшчәнлегендә күп санлы методлар куллана. Балалар белән эш алымнарын оста кора белүче, үз һөнәренең остасы.

Һәр бала белән уртак тел таба. Инсаннарның күңелен күрә белә торган профессионал. Приют балаларын төрле һөнәрләргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International