Бүген, 25 майда Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә һөнәр үзләштерү буенча курслар узганнарга дипломнар тапшырылды.
Чара тантаналы рәвештә узды. Пешекче, электромонтер, чәчтараш һөнәрләре үзләштерүчеләргә уңышлар теләделәр.
Үзәкнең эшкә урнаштыру бүлеге башлыгы Елена Гиршович чыгыш ясады. Ул хәзерге заманда яңадан һөнәр үзләштерү актульләшә баруын белдерде. Агымдагы елның биш аенда 100 дән артык эшсез гражданнар һөнәр үзләштерү буенча яңадан әзерлек узды. Укулархезмәт базары таләп иткән профессияләр буенча« Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы» базасында үтте.