Бүген Менделеевскның мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе булып узды.
Иртәгә, 21 июньдә Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгенең Мобильный офисы «Возрождение» физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгенә барачак.
Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Л.Галимҗанова “Исәнме, кызыл җәй!” дигән тема астында спорт бәйрәме үткәрде.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 19 июненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 11 193 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 111 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,55 % күрсәткечен тәшкил итте.
Казанның Идел буе районы мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарныж бизнес-планнарын яклау буенча экспертлар советы утырышы узды.
«Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Н.Носовның «Белмәмеш маҗаралары» әкияте буенча квест-уен узды. Бу маҗаралы уенның төп максаты приютта тәрбияләнүче балаларның тәртибен яхшырту, кеше арасында үз-үзләрен тотырга өйрәтү булды.
Соңгы нәтиҗәләр буенча, Яшел Үзән каласында рәсми рәвештә теркәлгән 428 эшсез кеше исәпләнә. Бу сан узган атна белән чагыштырганда 13 кешегә кимрәк.
19 июнь көнне «Шатлык» приютында тәрбиләнүче балалар Керәшен Сәрдәсе авылының “Туган якны өйрәнү музее “нда булып кайтты. Музейның бусагасыннан ук безне музей директоры Олег Волков Олег каршы алды.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында терроризмга каршы әңгәмә-инструктаж үткәрелде.
19 июнь көнне Әгерҗенең "Ласка” приютына эш визиты белән Республика балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, шулай ук бала хокуклары буенча, Татарстан Республикасың вәкаләтле Вәкиле Гүзәл Удачина килде.