Үз бизнесын ачу өчен 4 казанлы башлангыч капитал алачак

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Казанның Идел буе районы мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарныж бизнес-планнарын яклау буенча  экспертлар советы утырышы узды. 

Әлеге  Совет утырышында мәшгульлек үзәге вәкилләре, район администрациясеннән дә һәм Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү социаль өлкә фонды инновацияләр үзәгеннән дә кешеләр катнашты.

Экспертлар хозурына җәмгысе 9 кеше үз проектын тәкъдим итте. Шуларның 4 е уңышлы дип табылды, алар үз эшләрен ачу өчен 117 600 сум субсидия алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International