Бүген Менделеевскның мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе булып узды.
Ярминкәгә мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр һәм башка эш эзләүчеләр килгән иде. Барлыгы чарада 50 дән артык кеше катнашты. Аларның күбесе хатын-кызлар. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә 34 кешгә хезмәт урыннарына юллама бирелде.
Ярминкәдә тугыз предприятие үзләрендә эш урыннары тәкъдим итте. Барлыгы 300 вакансия арасыннан сайлау мөмкинлеге бар иде, ди проект авторлары.