Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында терроризмга каршы әңгәмә-инструктаж үткәрелде.
Әңгәмә вакытында террористик актлар куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды, ди проект авторлары. Картлар учреждениедән эвакуацияләү тәртибе белән таныштылар. Әңгәмә ахырында "Куркыныч хәл туганда үз-үзеңне ничек тотарга" дигән белешмәлек таратылды.