"Ялкын"да җәйге уеннар старт алды

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

«Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Н.Носовның «Белмәмеш маҗаралары» әкияте буенча квест-уен узды. Бу маҗаралы уенның төп максаты приютта тәрбияләнүче балаларның  тәртибен яхшырту, кеше арасында үз-үзләрен тотырга өйрәтү булды.

Шобага салганнан соң, балалар ике команда уенчыларына бүленде, капитаннарны сайладылар. Һәр команда, станцияләр күрсәтелгән, маршрут кәгазе алды. Башта балалар әкият буенча оештырылган викторина сорауларына җавап бирергә тиеш булды. «Белемлеләр» станциясендә балалар кайсы әйбер нинди геройныкы икәнен танып белделәр. «Тюбик» станциясендә яшьүсмерләрдән асфальта рәсем ясау соралды, алар бәхәсләшеп тормыйча әкияти чәчәкләр аланы ясап куйдылар. «Чәчәкләр» станциядә балалар «яшел чикерткә» турында җырладылар. Һәр ялгыш җавап өчен “ялкынчылар” штраф биремнәр үтәделәр: ябык күзләр белән лабиринтны үтү, туп белән кәрзингә эләгү, кыршау аша ышкылмыйча үтү дисеңме. Нәтиҗәдә һәр команда, биремнәрдән хәрефләр җыеп,  яшелгән сүзне  таптылар.

Бу чара балаларга күңелле һәм файдалы итеп вакыт уздырырга, әкият геройларына карап, авыр хәлләрдә дөрес карарлар кабул итергә өйрәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International