Иртәгә, 21 июньдә Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгенең Мобильный офисы «Возрождение» физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгенә барачак.
Мәшгульлек үзәге психологы Снежана Лунева балалар белән профориентация буенча очрашу оештыра. Физик мөмкинлекләре чикле 14 яшьтән өлкәнрәк балалар профессиналь юнәлеш буенча тест узачак. Шулай ук психолог балаларны тест нәтиҗәләре белән таныштыра һәм һәркайсына аерым консультация бирәчәк.