ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Менделеевскның  «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  тәрбияче Марина Куликова үзенчәлекле дәрес оештырды. Нарасыйлар җәмгыятә яраклы гамәлләр башкару сәнгатенә өйрәнделәр.

25  июньдә Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Наркотикларсыз тормыш»  уңаеннан «Юк» дип әйтә белү» дигән темага мини - тренинг үткәрде. 

 

Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү  үзәге белгечләре  инвалид балалар һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле  балаларга  һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар үткәрә.

 

Башкалабызда эш урыннары эзләүчеләрне 28 июньдә 10.00 - 14.00 сәгатьтә вакансияләр ярминкәсенә чакыралар. Чара кадрлар әзерләү төбәк укыту үзәгендә оештырылачак.  

2018нче елның 20 июне көнне гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлегенең психологлары Зәй шәһәре «Жемчужный» санаторие җирлегендә урнашкан «Йолдызлы десант» лагерена сәяхәт тоттылар.

 

 

 

30 июньдә “Наркотикларсыз тормыш” республика күләмендә оештырыла торган наркоманиягә каршы акция төгәлләнәчәк.

22 июньдә Менделеевск муниципаль районында тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Тантаналы рәвештә узган чарада  «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр дә катнашты. 

28 июньдә Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе оештырыла. Эш урыннары эзләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча хезмәт урыннары тәкъдим ителәчәк: йөк төяүче, табиб-педиатр, ишегалды җыештыручы, бишенче разрядлы токарь, электромонтер электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча  буенча , закройщик, лаборант һ.б.

Сабаның Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар 22 июнь көнне «Хәтер шәме» дигән акциядә катнашты.

 

                                

2018нче елның 22 июнь көнне Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәрдән читтә урнашкан «Жемчужина» сәламәтләндерү лагерендә Республиканың «Йолдызлы десант» палаткалы лагерендә булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International