ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казанның «Апрель» тернәкләндерү үзәге остаханәсендә полиграф продукция әзерлеү эше җайга салынган. Биредә пособияләр, дәресләр өчен материаллар, фикер үстерүгә юнәлгән альбом һәм карточкалар җитештерелә.

Чирмешәннең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт терапиясенә игътибар аз бирелми. Биредә тәрбияләнүчеләр чәчәк утырту, аларны су сибеп үстерү, тирә-юньне тәртиптә тоту эшләрен яратып башкара.

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге 2018 елның 17 июлендә җәзалар үтәү федераль хезмәте идарәсенең бишенче номерлы төзәтү колониясендә иреккә чыгарга җыенучы һәм якын вакытта эшкә урнаштыруга мохтаҗ затлар белән "Мәшгульлек хезмәте көне" үткәрде.

 

Питрәчнең "Кайгырту" социаль үзәге белгечләре Валентина Киселева һәм  Әминат Зәйнетдинова  балигъ булмаган балалар арасында мобиль студиясе  оештырды.

Зәй мәшгульлек үзәге физик мөмкинлеге чикләнгән гражданнарга хезмәт  урыннары булдыручы  эш бирүче оешмаларны тикшерүне дәвам итә.

Казан шәһәр Думасы депутаты Альбина Кыямова һәм Казан шәһәре хәйрия фонды вәкилләре Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр приютында булып киттеләр.

18нче июль көнне Әгерҗенең “Наз” приютында тәрбияләнүче балалар Красный бор авыл җирлегенең тарихи урыннарында сәяхәттә булды.

Эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барган Чистай районының “Юкәтау” ҖЧҖ предприятиесе 262 хезмәткәренә  4162,0 мең сумлык хезмәт хакы буенча бурычын каплады.

Күптән түгел генә Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортына китапханә хезмәткәрләре З.Долгополова һәм М.Игнатьева  кунакка килде.

18 июль көнне Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова "Сәламәт булу - шәп" дигән сәламәтлек чарасы   оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International