18 июль көнне Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова "Сәламәт булу - шәп" дигән сәламәтлек чарасы оештырды.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның исәнлекләрен ныгыту һәм аларны сәламәт яшәү рәвешләре белән таныштыру иде. "һәрбер кеше, узенең исәнлеген, эшчәнлеген, шатлыклы тормышын саклап каласы килсә көн-күрешендә йөрү һәм гимнастика, физик күнегүләр ясарга тиеш”, - дигән Гиппократ.
Кеше тәненең барлык өлешенә дә активлык бирә торган Стрельникова гимнастикасы гади үтәлә һәм теләге булган һәркем аны үзләштерә ала. Гимнастика, хәтта ятып кына торучы авыруларга да, тернәкләндерү, реабилитация барышын арттырырга булыша.
Белгеч гимнастика күнегүләре мускуллар системасына, сулау аппаратына һәм күкрәк читлегенә искитмәле нәтиҗә бирүен сөйләде. Бу гимнастика белән даими шөгыльләнү бик күп кенә хроник авырулардан арынырга, яшьлекне һәм матурлыкны саклап калырга да булышуын әйтте. Катнашучылар чара барышында, төрле күнегүләр белән кыска, тавышлы сулыш алырга өйрәнделәр һәм үз күңелләрен күтәрә торган яңа ысул үзләштерделәр.
Чара ахырында белгеч, өйдә мөстәкыйль шөгыльләнү өчен, Стрельникова гимнастикасын үтәүче Щетининның видеосын интернеттан ничек табарга икәнен яздырды.
Чарада 17 кеше катнашты.