Менделеевскның "Кама таңнары" приютында сюрпризлар көне

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Казан шәһәр Думасы депутаты Альбина Кыямова һәм Казан шәһәре хәйрия фонды вәкилләре Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр приютында булып киттеләр.

Кунаклар балаларга игътибар һәм җылы мөнәсәбәттән тыш, бүләкләр - канцтовар, иң мөһим кирәк-яраклар да бүләк итте. Бәләкәй кунак Ксюша  приютта тәрбияләнүчеләргә  үзенең бию номерын күрсәтте.

Приют җитәкчелеге мөхтәрәм кунакларга олы рәхмәтен җиткерде һәм балалар үз куллары белән ясаган сувенирларын Казаннан килгәннәргә истәлеккә тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International