18нче июль көнне Әгерҗенең “Наз” приютында тәрбияләнүче балалар Красный бор авыл җирлегенең тарихи урыннарында сәяхәттә булды.
Хезмәт буенча инструктор Александр Егоров иң элек балаларга бу авылның тарихын сөйләде. Сәяхәт дәвамында балалар кайчандыр биредә гражданнар сугышы вакытындагы бәрелешләр барган урыннар белән танышты. Ә инде сәяхәт азагында "Наз"да тәрбияләнүчеләр Н.Г.Маркин һәйкәленә юл тотты. Балалар Красный бор авыл җирлегенең үзәк урамы Маркин исемен йөрткәнен белделәр.