Чирмешәннең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт терапиясенә игътибар аз бирелми. Биредә тәрбияләнүчеләр чәчәк утырту, аларны су сибеп үстерү, тирә-юньне тәртиптә тоту эшләрен яратып башкара.
Күптән түгел бездә шатлыклы вакыйга булды. “Агроинвест” директоры Рәис Сөләйманов картлар йортына поликорбанаттан эшләнгән теплица бүләк итте. Өлкән яшьтәгеләр эш терапиясе ярдәмендә тормышларына ямь кертергә, көндәлек менюны төрләндерергә бу бик яхшы форсат.