Питрәчнең "Кайгырту" социаль үзәге белгечләре Валентина Киселева һәм Әминат Зәйнетдинова балигъ булмаган балалар арасында мобиль студиясе оештырды.
Әлеге "Кайгырту" чарасында белгечләр балалар белән "Минем яраткан әкият геройлары" дигән конкурс уздырылды. Һәрбер бала үзенең хыялын рәсемнәр аша тормышка ашырды. Мондый проектлар инсаннарда иҗади сәләтне һәм үзбилгеләнү сыйфатларын үстерә.