ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Питрәч районы “Шатлык” приютында музыкаль җитәкчесе Т.Угарова  тарафыннан “Искиткеч матур колаклы куян” дип аталган курчак спектакле куелды.                                                                                                                                                

Менделеевск муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә Л.Толстой елы уңаеннан социаль ярдәм алучылар өчен бөек рус язучысының тормышы һәм иҗаты буенча виртуаль экскурсия үткәрде.

Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Нептун көне оештырылды. "Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан гамәлгә ашырылган чарада 27 үсмер катнашты. 

Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында музыкаль дәрес булып узды. "Җыр дөньясы" дәресендә кече яшьтәге балалар катнашты.

Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре эш бирүчеләрне хезмәттәшлек итүгә тарту буенча эшне дәвам итә.

Югары Ослан районының мәшгульлек үзәге  һәм  "Өмет утрауы"   халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге арасында  яшь инвалидларны  эшкә урнаштыру һәм аларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча 2017-2018 елларга төзелгән чаралар планын ("юл картасын") тормышка ашырыла. Шул уңайдан үзәк белгечләре янгын бүлеге базасында мөмкинлекләре чикле балалар һәм социаль куркыныч  хәлдә булган гаиләләрдәге балалар өчен профориентацион экскурсия оештырды.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Балигъ булмаган яшүсмерләрнең ялларын оештыру эше уңаеннан "Веста" үзәге белгече Римма Борисова социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 12 бала өчен "Гаилә – ул җылылык һәм рәхәтлек гыйбадәтханәсе" дип аталган иҗади сәгать үткәрде.

Бүген Бөгелмәдә «БЭНЗ»ААҖ хезмәткәрләре өчен өстенлекле укыту төркеме ачылды. Проектны Бөгелмәнең мәгульлек үзәге оештырды. 

Татарстан республикасында 2017-2019 елларда медиакиңлекләрдә  балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү буенча чаралар планын тормышка ашыру максатында Чистай "Балкыш" үзәге акция оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International