Бөгелмәдә Нептун көне

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Нептун көне оештырылды. "Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан гамәлгә ашырылган чарада 27 үсмер катнашты. 

Балалар төрле ярышларда үзләрен сынады, "пиратлар" яшергән хәзинәне эзләп таптылар. Су бәйрәмендә һәркем күңел ачты, бәйрәм рухы белән барган чара балаларга уңай эмоцияләр бүләк итте. Тәрбиячеләр фикеренчә, мондый проектлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм аралашу даирәсен киңәйтергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International