Питрәч районы “Шатлык” приютында музыкаль җитәкчесе Т.Угарова тарафыннан “Искиткеч матур колаклы куян” дип аталган курчак спектакле куелды.
Нәни тамашачылар куянның дуслары белән җырлап, биеп, яши торган тылсымлы урманына "эләктеләр". Ләкин Мухамор Мухаморович белән очрашу бу күңелле компаниянең тормышын бик нык үзгәртә. Чөнки мәкерле Мухамор Мухаморович куянның матур колакларын тартып ала. Дуслар тылсымлы колакларны кире кайтарырга булыша. Әкият геройлары балаларның игътибарын, яхшылылык белән начарлыкны ничек күрә белергә һәм ничек дус булып яшәргә кирәклегенә юнәлде. Бу файдалы әкиятне балалар бер тында карады һәм геройларны көчле алкышлар белән озатты.