Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында музыкаль дәрес булып узды. "Җыр дөньясы" дәресендә кече яшьтәге балалар катнашты.
Балалар өчен караоке оештырылды, нәниләр җырлады, музыкага кушылып төрле хәрәкәтләр ясады. Белгечләр раславынча, музыка һәм җырлау баланың фикерләү дәрәҗәсен арттыра, үз фикерләрен сүзләр, музыка, бию, хәрәкәтләр аша җиткерергә ярдәм итә. Моннан тыш, җыр башкару хәтерне яхшырта.
Музыкаль дәресләр сәламәтләндерү үзенчәлегенә дә ия. тын алу юллары, организмда кан әйләнешен яхшырта.