Югары Ослан районының мәшгульлек үзәге һәм "Өмет утрауы" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге арасында яшь инвалидларны эшкә урнаштыру һәм аларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча 2017-2018 елларга төзелгән чаралар планын ("юл картасын") тормышка ашырыла. Шул уңайдан үзәк белгечләре янгын бүлеге базасында мөмкинлекләре чикле балалар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар өчен профориентацион экскурсия оештырды.
Янгын бүлеге бинасында балаларны башлык урынбасары Айдар Мөхәммәтҗанов каршы алды. Ул янгын сүндерүчеләрнең эш җиһазлары һәм аларның кулланылышы турында сөйләде. Әлеге һөнәрнең кызыклы, әмма шул ук вакытта куркыныч һәм мөһим икәнен аңлатты. Янгын сүндерүчеләр балаларга янгын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Аннары яшь кунаклар урамга чыктылар, анда аларга янгын сүндерү-техник кораллар, җиһазландырылган машиналар күрсәтелде. Шуннан соң балаларга янгыннан саклаучы киемне киеп карарга, янгын сүндерүчеләрнең машиналарына утырырга, су пушкаларыннан шартлы учакны сүндерергә һәм, әлбәттә, истәлеккә фотога төшәргә мөмкинлек бирелде.
Күрешү ахырында үзәк белгечләре янгын тематикасы буенча белемнәрне ныгыту викторинасы үткәрде һәм балаларга татлы призлар тапшырдылар.