Менделеевск муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә Л.Толстой елы уңаеннан социаль ярдәм алучылар өчен бөек рус язучысының тормышы һәм иҗаты буенча виртуаль экскурсия үткәрде.
Экскурсиядә катнашучылар ЛевТолстой тормышын һәм иҗатын, аның тормышындагы кызыклы фактларны искә алды. Язучының шөгыльләре, аның йорт хайваннары турындагы белемнәре, беренче пьесасы "Балачак" белән таныштылар.
Кичә азагында Лев Толстой яраткан музыка һәм аңа багышланган шигырьләр яңгырады.