Статистик мәгълүматларга караганда, Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 959 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 31 кешегә азрак.
8 августа Алабуганың “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә күләмле аппликация ясау буенча “Ромашкалы басу” дигән темага дәрес үтте.
8 август көнне Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә танып белү чарасы узды. Мәчеләр көненә багышланган чара "Нык гаилә" проектын тормышка ашыру максатыннан оештырылды.
Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “КамАЗ” культура йортының “Рухлану” бию иҗат төркеме чыгыш ясады. Бәйрәм ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру уңаеннан, шәһәр көненә багышлап оештырылды.
Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, ТР предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәгеләрне белдерә.
8 августа Зәй шәһәренең мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарның үз бизнесларын ачу буенча проектларын бәяләү өчен Экспертлар советы утырышы оештырылды.
Зәй мәшгульлек үзәгендә чираттагы “Вакансияләр ярминкәсе” узды. Бу юлы анда 6 оешма – “Ялта-Зәй” спорт үзәге, “МТ-Групп” ҖЧШ, “Эссен Продакшен АГ” АҖ, “Камский завод Трансмаш” сәүдә үзәге, “КАМАЗ” АҖнең кою заводы һәм “Носорог” кафесы (Р. Ф. Бәдретдинов шәхси предприятиесе) катнашты.
2018 елның 9 августында Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ мәдәният сараенда башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар өчен буш эш урыннары ярминкәсе үткәреләчәк.
Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге дәүләт автоном учреждениесендә әдәплелеккә багышланган чара узды.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр Россиякүләм Спас ярминкәсендә катнаштылар.