Зәйдә ярминкәләр вакансиясе узды

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Зәй мәшгульлек үзәгендә чираттагы “Вакансияләр ярминкәсе” узды. Бу юлы анда 6 оешма – “Ялта-Зәй” спорт үзәге, “МТ-Групп” ҖЧШ, “Эссен Продакшен АГ” АҖ, “Камский завод Трансмаш” сәүдә үзәге, “КАМАЗ” АҖнең кою заводы һәм “Носорог” кафесы (Р. Ф. Бәдретдинов шәхси предприятиесе)  катнашты.

Бу көнне  эш бирүчеләр эш эзләүчеләргә 47 вакансия буенча 517 эш урыны тәкъдим иттеләр.  Оешма вәкилләре белгечлекләр, эшләүчегә куелучы таләпләр турында мәгълүмат бирделәр, эш эзләүчеләр сорауларын тыңладылар. Тәкъдим ителгән вакансияләр буенча эш тапмаучы гражданнар Зәй мәшгульлек үзәге базасында булган вакансияләр белән таныштылар, шулай ук "Работа в России" порталы һәм   Skillsnet гомумроссия эшлекле контактлар социаль челтәре мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде.

Ярминкәгә барлыгы 46 кеше килде, аларның 6сы даими эшкә юллама алды.

Эшкә чакыру дәвам итә, кызыксынучылар Зәй мәшгульлек үзәгендә 8(85558)7-15-43 телефоны аша кирәкле мәгълүматны ала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International