Шушы көннәрдә Питрәч районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Г. Галиәхмәтова "Өлкән буын вәкилләре өчен социаль туризм" инновацион технологиядә катнашучылар өчен Питрәч туган якны өйрәнү музеенда экскурсия оештырды.
Шунда ук Питрәч муниципаль районы музейларына "Тынычлык әләме" халыкара комитеты вәкиленнән тынычлык байрагын тапшыру буенча чара узды.
Чара ахырында музей хезмәткәрләре бер төркем пенсионерлар өчен экскурсия үткәрде. Өлкәннәр мондый чарада катнашучыларга бик шат булды һәм оештыручыларга зур рәхмәт белдерде.