Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәгендә хезмәт эшчәнлеген яңартырга омтылган эшсез гражданнар өчен төркемле консультацияләр үткәрелде.
Үзәк белгече Снежана Лунева эшсез гражданнар өчен эшкә урнашуга ярдәм итәрдәй тренинглар уздырды. Очрашуларда эш эзләү гамәлләренең алгоритмнары, резюме рәсмиләштерү, эш бирүче белән сөйләшү, телефоннан аралашу тәртипләре тәкъдим ителде. Гражданнар һөнәри юнәлешне билгеләү һәм шәхес типларын ачыклау буенча психологик тест уздылар.
Психолог Снежана Лунева тренингларда катнашкан эшсез гражданнарга рәсми бәяләмә язды. Ә тренингларда барлыгы 13 кеше катнашты.