Чистайда семинар-киңәшмә узды

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе
24нче октябрьдә Чистай шәһәре мәшгульлек үзәге “Бинк” социаль эшлекле клубы белән берлектә эш бирүчеләр вәкилләре, зона эш төркеме белгечләре өчен “2018-2019 елларда хезмәт һәм эш белән тәэмин итү турындагы законнарга үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе” темасына семинар–киңәшмә үткәрде. Шулай ук Чистай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалидларны эш белән тәэмин итү проблемалары турында да чыгыш ясады. Чыгышлардан соң докладчылар семинарда катнашучылар биргән сорауларга җавап бирделәр. Семинар-киңәшмәдә катнашучыларның барысы да методик материаллар алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International