Бүген Лаешның "Алтын көз " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Бердәм Россия" партиясенең Лаеш бүлеге белгечләре белән берлектә "Мин Татарстанны яратам"дигән викторина уздырды.
Яр Чаллының "Ышаныч "халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Орион" яшьләр үзәгендә узган "Гаилә кыйммәтләре" дигән V шәһәркүләм мастер-класслар кысаларында шәһәрнең яшь гаиләләре өчен мастер-класслар уздырды.
Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Тәрбия кылу мәктәбе"дигән яңа технология кертелде. Ул өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе булып тора.
Халыклар бердәмлеге көне - Россия дәүләт бәйрәме. 2005 елдан бирле 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1612 елгы вакыйгалар истәлегенә оештырылган.
Казанның "Апрель" тернәкләндерү үзәгендә чираттагы сораштыру үткәрелде, аның барышында ата-аналар белгечләрнең эшен бәялиләр, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм үзләренең теләкләрен белдереп махсус анкеталарны тутыралар.
ВЛКСМга 100 ел булу уңаеннан, 31 нче октябрьдә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль педагог Лилия Зарипова социаль ярдәм алучылар белән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрде.
Арчадагы “Өмет чаткасы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” республика күләмендәге проектын гамәлгә ашыру сораулары буенча Арча районы оешма һәм предприятияләре җитәкчеләре катнашуында ведомствоара киңәшмә узды.
30 октябрьдә Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, мобиль офис кулланып, “Әгәр дә сезгә эштән азат ителү куркынычы янаса” дип аталган эштән кыскарту алдыннан киңәшләр бирү оештырды.
"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә китапханә белгече Гөлназ Фәрдиева социаль хезмәт алучылар өчен ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуга багышланган "Үткән эзләр буйлап" дигән әңгәмә һәм "Комсомол – чор тарихы" темасына китап күргәзмәсе оештырды.
2018 елның 2 ноябрендә республика балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен Халык бердәмлеге көненә багышланган "Минем һөнәрем" һөнәри юнәлеш бирү акциясе программасын тәмамлаучы чаралар узачак.