Лаешта "Мин Татарстанны яратам" викторинасы оештырылды

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Бүген Лаешның "Алтын көз " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Бердәм Россия" партиясенең Лаеш бүлеге белгечләре белән берлектә "Мин Татарстанны яратам"дигән викторина уздырды.

Викторина барышында 1 һәм 4 сыйныф укучылары 2 командага бүленде. Балалар белгечләр әзерләгән сорауларга актив җавап бирде, үзләренең кече ватаннары турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр.

Викторинаның максаты – Татарстанда яшәүче кешеләрнең мәдәният һәйкәлләренә һәм традицияләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International